tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Алексеевск районына барды
Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Алексеевск районына барды

Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Алексеевск районына барды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев бүген эшлекле сәфәр белән Алексеевск районына барды.

Эшлекле сәфәр кысаларында ул 300 урынга исәпләнгән Биләр күп функцияле үзәге ачылышында катнашты. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Симашева һәм район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Артур Соловьев Милли шура рәисенә бинаны күрсәттеләр, әлеге үзәктә оештырылачак эшчәнлек белән таныштырдылар.

Аннары Васил Шәйхрәзыев җирле мөселман дини оешмасына – Алексеевск районы мөхтәсибәтенең Биләр авылы мәхәлләсенә юнәлде, анда Алексеевск районы имам-мөхтәсибе Рөстәм Вальщиков Васил Шәйхрәзыевны оешманың төп юнәлешләре белән таныштырды.

Алексеевск районына эш сәфәре Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигать музей-тыюлыгына бару белән төгәлләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*