tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Чиләбегә килде
Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Чиләбегә килде

Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Чиләбегә килде

Бүген, 27нче гыйнвар көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Чиләбе шәһәренә килде. Аэропортта аны Чиләбе өлкә татар Конгрессы рәисе, Чиләбе өлкәсе Кануннар чыгару җыелышы депутаты Лена Колесникова һәм Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов каршы алдылар.

Эшлекле сәфәр кысаларында Васил Шәйхразыев Чиләбе өлкәсе хакимияте җитәкчелеге, Урал федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән рәсми очрашулар планлаштырылган. Төп мәсьәләләр:  милләттәшләребез белән “Татарлар: гамәл стратегиясе” документын тормышка ашыру юллары һәм 2021 елның апрелендә узачак Бөтенроссия халык санын алу хакында сөйләшү.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*