tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Чиләбегә китте
Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Чиләбегә китте

Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Чиләбегә китте

Бүген, 27нче гыйнвар көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Чиләбе шәһәренә китте.

27-29 гыйнварда  ул Чиләбе өлкәсе хакимияте җитәкчелеге, Урал федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән рәсми очрашулар планлаштырылган. Васил Шәйхразыев милләттәшләребез белән “Татарлар: гамәл стратегиясе” документын тормышка ашыру юллары һәм 2021 елның апрелендә узачак Бөтенроссия халык санын алу мәсьәләләре хакында сөйләшәчәк.

Моннан тыш, эшлекле сәфәр программасында Чиләбе һәм Троицк шәһәрләренең мәдәни-тарихи объектлары, мәдәният учреждениеләре белән танышу планлаштырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*