tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: “Халык санын алу татар белән башкорт арасына чөй какмаска тиеш”
Васил Шәйхразыев: “Халык санын алу татар белән башкорт арасына чөй какмаска тиеш”

Васил Шәйхразыев: “Халык санын алу татар белән башкорт арасына чөй какмаска тиеш”

Бүген Башкортстанга эш сәфәре кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле татар галимнәре, зыялылар белән очрашты.

Очрашуда Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы Даими вәкиле Йосыф Якупов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин,  икътисад фәннәре докторы, профессор Касыйм Йосыпов, социология фәннәре докторы, профессор Рушан Галләмов, филология фәннәре докторы, профессор Рәиф Әмиров, тарих фәннәре докторы, профессор Фаил Сафин, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Лилия Сәгыйдуллина һ.б. дистәдән артык танылган фән эшлеклеләре катнаштылар.

Васил Шәйхразыев үзенең чыгышында Даян Мурзин каберенә зыярәт кылуын, Башкортстан Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов белән очрашулары турында ассызыклап узды. Шулай ук Милли Шура рәисе җирле галимнәрне Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән дә кыскача таныштырып узды, “Татарлар: гамәл стратегиясен” әзерләүдә һәм тормышка ашыруда татар галимнәре белән хезмәттәшлек итүләрен сөйләде. Васил Шәйхразыев 2021 ел –  “Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” булуын, ә Милли Шура тарафыннан “Татар хылкының бердәмлеге елы” буларак билгеләп узылачагын әйтеп узды. Шул уңайдан күп санлы мәдәни, фәнни чаралар узачагын да искәртте. “Безгә регионнардагы  танылган, бөек шәхесләребезне белергә, аларга үз рәхмәтләребезне, бүләкләребезне тапшырырга кирәк”, – дип әйтте Васил Шәйхразыев.

Түгәрәк өстәл ачык микрофон форматында барды. Милли Шура рәисенә һәр катнашучы үзен кызыксындырган соравын бирә алды. Касыйм Йосыпов якынлашып килүче җанисәп буенча үзенең борчуларын җиткерде. Васил Шәйхразыев исә Татар конгрессы белән “SERGIS” Адвокатлар коллегиясе арасында килешү төзелүен һәм әлеге юристлар милләттәшләребезгә кирәкле ярдәмен бирәчәгенә ышандырды.

Шулай ук галимнәр ТНВ каналында сан алуга багышланган методик аңлатма буларак мәгълүмат бирелсен иде, басма матбугатта да язсыннар иде шул турыда дип тә сорадылар.

“Бүгенге көндә Татарстан дисәк тә, Башкортстан дисәк тә, халык санын алу ул килә дә китә, иң мөһиме соңыннан бер-беребезнең күзенә карарлык булсын. Халык санын алу татар белән башкорт арасына чөй какмаска тиеш, без бу турыда Азат Бадранов белән дә сөйләштек”, – дип ассызыклады, Васил Шәйхразыев.

Галим Рәиф Әмиров бүгенге көндә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин белән берлектә Зыя Камалинең исемен мәңгеләштерү өлкәсендә эш алып баруы турында сөйләде. Васил Шәйхразыев әлеге эштә Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты ярдәмгә киләчәген ышандырды.

Галимә Лилия Сәгыйдуллина Башкортстан дәүләт университетында 60 еллык тарихы булган Татар филология кафедрасы ябылу куркынычы астында булуын әйтте. “Быел бюджет урыннары бирелмәде, ректор белән булган очрашуда киләсе елга бюджет урыннары биреләчәгенә ышандырдылар”, – диде доцент Лилия Сәгыйдуллина.

Очрашу Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге офисында узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*