tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Кемероводагы иң матур гыйбадәт йортларының берсе – “Мөнирә” мәчете белән танышты
Васил Шәйхразыев Кемероводагы иң матур гыйбадәт йортларының берсе – “Мөнирә” мәчете белән танышты

Васил Шәйхразыев Кемероводагы иң матур гыйбадәт йортларының берсе – “Мөнирә” мәчете белән танышты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кемерово өлкәсенә визиты барышында, Кемерово шәһәрендәге “Мөнирә” мәчетендә дә булды. биредә аны гыйбадәт йортының имам-хатыйбы Рубин хәзрәт Мөниров каршы ала.

Мәчет 2008 нче елда ачылган. Ул Кемеровода яшәүче төрле милләт вәкилләре бергәләп җыйган акчага төзелә. Гыйбадәт йортына “Мөнирә” исемен Кемерово өлкәсенең элеккеге губернаторы Аман Тулеевның әнисе хөрмәтенә бирәләр. Ул халык арасында шактый танылган, диндар шәхес буларак билгеле.  2001 нче елда вафат була.

Мәчетнең ике манарасы гарәп стилендә, биеклеге 48 м. Бина төрек стилендә салынган. Никахлар залы, китапханә, конференцияләр залы, хәләл ризыклар кибете бар. Шимбә, якшәмбе көннәрендә Ислам нигезләре буенча дәресләр уза.

“Мөнирә” мәчете шәһәрнең истәлекле урыны булып санала. Кузбасста тагын 6 мәчет бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*