tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Курган өлкәсенең хакимият вәкилләренә һәм активистларына Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшырды
Васил Шәйхразыев Курган өлкәсенең хакимият вәкилләренә  һәм активистларына Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшырды

Васил Шәйхразыев Курган өлкәсенең хакимият вәкилләренә һәм активистларына Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшырды

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев Курган өлкәсенең татар мәдәнияте үзәген ачу тантанасында катнашты. Чара барышында Милли Шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессының «Татар халкы алдындагы казанышлары өчен» медальләре белән җәмәгать активисты Агишева Инга Сәмигулла кызын, «Кургансемена» ЯАҖ директорлар советы рәисе Исламов Марат Нури улын, шәхси эшмәкәр Пылкова Елена Авзал кызын бүләкләде.

Шулай ук Васил Шәйхразыев Курган өлкә Думасы Рәисе Д. В. Фроловка, Сафакул районы башлыгы А. М. Әхмәтҗановка, Әлмән районы башлыгы В. А. Яшниковка, Шумиха районы башлыгы С. И. Максимовскихка, Шатрау районы башлыгы Л. А. Рассохинга, Шадрино районы башлыгы С. В. Копыловка, Шадринск шәһәре башлыгы В. Н. Ермишкинга, шәхси эшмәкәр А. М. Исламовка, «МКТ-АСДМ» фәнни-җитештерү фирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры И. Р. Чиняевка, Г. Г. Мурадымовка, Яңа Күчердек районы башлыгы А. В. Сытовка Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хатларын да тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*