tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Пермь крае татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты
Васил Шәйхразыев Пермь крае татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

Васил Шәйхразыев Пермь крае татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Пермь краена өч көнлек эшлекле сәфәре Пермь крае татар иҗтимагый оешмалары активы катнашындагы очрашу белән тәмамланды. Чарада, шулай ук  Пермь крае губернаторы администрациясенең Эчке сәясәт буенча департаменты җитәкчесе урынбасары Анастасия Субботина, Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов катнашты.

Васил Шәйхразыев милләттәшләребезне сәламләп, бу көннәрдә оештырылган чараларны югары бәяләде. Пермь крае губернаторына биредәге татарларга очрашу мөмкинлеген тудырган өчен рәхмәтен җиткерде. Пермь крае губернаторы администрациясе җитәкчесе Л.В. Политов белән очрашуда милли оешма җитәкчеләренең сорауларын җиткерүен әйтте. Хәзерге вакытта әлеге төбәктә 115 меңнән артык татар гомер итә. 11 районда милләттәшләребез яши торган 120 ләп авыл бар.

Очрашуда милли оешма җитәкчеләре дә чыгышы ясап, үзләренең эшчәнлегенә йомгак ясады. Лысьва шәһәре татарлары милли оешмасы җитәкчесе Замирә Мухаева белдергәнчә, узган ел Пермь краенда татар теле олимпиадаларында 138 укучы катнашкан. 4 меңнән артык бала татар телен өйрәнә. “Җәлил укулары”нда 200 дән артык кеше катнашкан.

Милли Шура рәисе телебезне саклау өчен аны мәктәпләрдә укыту, сыйныфлар булдыру  кирәклеген дә ассызыклады. Ләкин хәзерге вакытта Пермь шәһәрендә мәктәп түгел, татар теле сыйныфы да юк. “Федераль закон нигезендә, ата-ана баласына туган телне укытуны сорап гариза язарга хокуклы. Мәктәп җитәкчелеге, гариза нигезендә, мөмкинлекләр тудырырга тиеш,”- дип белдерде Васил Шәйхразыев.

Премь шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Данир Закировны тыңлаганнан соң, Васил Шәйхразыев өлкән буын үзенә алмаш әзерләргә тиешлеген искәртте. Яшьләр оешмаларын булдырырга кирәк, диде. “”Татар кызы”, “Татарча диктант” кебек чараларда алар актив катнашырга тиеш. Без быел “Татарча диктант” акциясенә кушылучылар санын бер миллионга җиткерү максатын куйдык. Бу чараларны сезгә таянып оештырабыз,”-дип белдерде Милли шура рәисе.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессының 2020 нче елдагы эшчәнлеге хакында да сөйләде. Алда торган бурычларны билгеләде. Төп максатларның берсе – узган ел Милләт Җыенында кабул ителгән “Татарлар: гамәл Стратегиясе” документын тормышка ашыру. “Ул безнең һәр татарга барып җитәргә тиеш,”-  дип белдерде спикер.

Энҗе Шәйхетдинова

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*