tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Приморье краеның Находка шәһәрендәге мәчет белән танышты
Васил Шәйхразыев Приморье краеның Находка шәһәрендәге мәчет белән танышты

Васил Шәйхразыев Приморье краеның Находка шәһәрендәге мәчет белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Приморье краеның Находка шәһәрендәге мәчет белән танышты.

Находка мәчете шәһәрнең Ислам мәдәни үзәге булып тора. Аккош сопкасы авышлыгында урнашкан мәчет 2006 елның 24 октябрендә җирле татар җәмгыяте ярдәме белән төзелгән. Ул бөтен Приморье краенда бердәнбер булуы белән уникаль.

Аскетик стиль өстенлек иткән ике катлы бина кызыл кирпечтән салынган һәм үз эченә берьюлы 500гә кадәр кешене сыйдыра ала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*