tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Прокопьевскиның “Мәхәлә Рамазан” мәчетендә булды
Васил Шәйхразыев Прокопьевскиның “Мәхәлә Рамазан” мәчетендә булды

Васил Шәйхразыев Прокопьевскиның “Мәхәлә Рамазан” мәчетендә булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыевның Прокопьевскида эш программасы дәвам итә. Бүген иртән Милли шура рәисе шәһәрнең тагын бер мәчетендә – “Мәхәлә Рамазан”да булды.

“Мәхәллә Рамазан” мәчете 1931 елда төзелгән иске бинада урнашкан. Мәчет имамы булып Марсель хәзрәт тора. 1996 елда бу бина мәчеткә тапшырыла. Элек биредә балалар йорты булган. Яңа мәчет төзелеше тәмамланганнан соң яңа урынга күчү планлаштырыла. Марсель хәзрәт яңа мәчет имамы булачак.

Мәчеттә кунакларны җылы каршы алдылар. Иң беренче итеп намаз укылды. Шуннан Марсель хәзрәт мәчет буйлап экскурсия үткәрде. Җомга намазына бирегә 80 меңгә якын мөселман килә. Мәчет иске бинада булса да, үз мәдрәсәсе бар, дип сөйләделәр Васил Шәйхразиевка.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*