tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Самараның Камышлы районы башлыгы белән очрашты
Васил Шәйхразыев Самараның Камышлы районы башлыгы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Самараның Камышлы районы башлыгы белән очрашты

Бүген Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Самараның Камышлы районы башлыгы  Рафаэль Баһаветдинов белән очрашты. Очрашуда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров та катнашты.Сөйләшү Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узды.

Белгәнебезчә, Камышлы – Самара өлкәсендә татарлар иң күп яшәгән район. Районда – 11 мең, шул исәптән Камышлы авылында 6 мең кеше яши, аларның 83 проценты татарлар. Узган елда Камышлы районы Бөтенроссия авыл Сабан туен гөрләтеп уздырды, Барлык бәйрәмдә катнашучылар тарафыннан бу үрнәк Сабантуйларның берсе буларак бәяләнде.

Васил Шәйхразыев Камышлы районында милләттәшләребезнең яшәеше белән кызыксынды. Коронавирус белән бәйле вәзгыять турында да сорашты.  Рафаэль Баһаветдинов Милли шура рәисенә Камышлыда мәдәниятебез, телебез, динебез торышы турында сөйләде, үзләрен борчыган мәсьәләләргә тукталды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*