tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыевның Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлавы
Васил Шәйхразыевның Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлавы

Васил Шәйхразыевның Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлавы

Кадерле  милләттәшләр, хөрмәтле дуслар!

Барыгызны да Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм.

Бүгенге көндә Татарстаныбызда бер-берсен хөрмәт итеп һәм аңлашып 170тән артык төрле милләт вәкилләре яши. Һәр халыкның теле, тарихы, үзенчәлекле мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар. Халыклар бердәмлеге көне шушы санап үтелгән рухи кыйммәтләребезгә карата үзара  ихтирам, хөрмәтне күрсәтү уңаеннан билгеләп узыла. Без Россиянең кайсы гына җирендә яшәсәк тә, безне тынычлык, иминлек һәм гаделлек кебек уртак максатлар берләштерә.

Тарихи бергәлекне саклауда  Татарстан Республикасының уңышлары, халыкара мәйданда аның  абруе артуы илдәге татар тормышына да уңай тәэсир ясый. Киләчәктә дә төрле милләт һәм дин вәкилләре  арасындагы дуслык һәм татулык дәвамлы булсын. 2021 ел республикабыз Президенты тарафыннан Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителү дә шушы кыйблабызга тугъры булуыбызны күрсәтә.

Кадерле дуслар, әлеге бәйрәм уңаеннан барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим. Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын.

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*