tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыевның Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан котлавы
Васил Шәйхразыевның Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан котлавы

Васил Шәйхразыевның Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле ватандашлар, кадерле дуслар!

Сезне чын күңелдән илебезнең төп законы – Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителгән көн белән котлыйм.

Бу мөһим документ безнең тормышыбызга гражданлык хокуклары һәм ирекләренең, илебез бәйсезлеге һәм бөтенлегенең төп гаранты буларак керде.

Бүген безнең уртак бурычыбыз Конституциядәге гомуммилли кыйммәтләрне хөрмәт итү, үтәү һәм саклау. Республика халкы, шулай ук илебезнең төрле почмакларында яшәүче татарлар Ватаныбызның үсешенә лаеклы өлеш кертәләр. Россия дәүләтчелеген һәм җәмгыятебезнең бердәмлеген ныгыту һәр кешенең иминлеге өчен алшарт булып тора.

Кадерле дуслар, чын күңелдән сезне Конституция кабул итү көне белән котлыйм. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим. Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын!

Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*