tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыевның Туган тел көне белән котлавы
Васил Шәйхразыевның Туган тел көне белән котлавы

Васил Шәйхразыевның Туган тел көне белән котлавы

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар!

Барыгызны да чын күңелдән Туган тел көне һәм бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууының 134 еллыгы белән тәбрик итәм.

Без – Тукайлы халык, чын мәгънәсендә милләтебездә шундый бөек шәхесләр булу, телебез һәм халкыбыз өчен зур горурлык уята.

Тукай һәм туган тел ул – аерылгысыз, бер-берсен тулыландырып торучы язмышлар, үткән белән киләчәкне тоташтырып торучы күпер булып торалар. Рәсми рәвештә туган тел көне Татарстанда гына оештырылса да, дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарлар әлеге бәйрәмне үз итеп кабул итәләр.

Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора.

“Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, – дип халкыбыз юкка гына әйтми. Бәйрәмнәр мөбарәк булсын!

Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе
 В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*