tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ватандашларны Сәләт аланнарына чакырабыз
Ватандашларны Сәләт аланнарына чакырабыз

Ватандашларны Сәләт аланнарына чакырабыз

Игътибар! 2019 елда Сәләтнең җәйге профильле сменаларында катнашу өчен грант алуга чит илләрдә яшәүче ватандашлар арасындагы балалар һәм яшьләр өчен үткәрелә торган Конкурс игълан ителә.

Сиңа 12-18 яшь? Син яки синең туганнарың тумышлары белән Татарстаннан, ә хәзерге вакытта сез чит илдә торасыз? Димәк, бу конкурс нәкъ менә синең өчен! Кояшлы җәйне Татарстан Республикасында үткәрү мөмкинлеген кулыңнан ычкындырма! Искиткеч матур шәһәр – Казан белән танышып, 18 көн буена Татарстанның һәм Россиянең сәләтле балалары белән бергә Сәләт оешмасының җәйге профильле сменаларының берсендә ял итә алачаксың. Сине онытылмас мизгелләр, кызыклы остаханәләр, спорт, мәдәни чаралар көтә! Шулай ук син Татарстаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән берничә мең үзең кебек сәләтле һәм кызыксынучан балалар җыелган Халыкара яшьләр уку-укыту форумында катнашу мөмкинлегенә ия булачаксың!

Конкурста катнаш һәм җәеңне үзеңнең тарихи ватаныңда кызыклы һәм файдалы итеп уздыр. Син безнең беләнме? Ул чакта, гариза тутырырга ашык!

Ул чакта, нигезләмәне өйрән, гаризаны тутыр, һәм киләсе сменаларда катнаш:

– «Сәләт-Рухият» (24 июнь-9 июль);
– «Сәләт-Яр Чаллы (24 июнь-9 июль);
– «Сәләт-Биләр каласы» (28 июнь-11 июль);
– «Сәләт-Раушан» (26 июнь-13 июль).

Тулырак мәгълүматны Сәләт сайтыннан белешә аласыз

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*