tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ватаным Татарстан” үзенең 100 еллык юбилеенда хәйрия концерты уздырды
“Ватаным Татарстан” үзенең 100 еллык юбилеенда хәйрия концерты уздырды

“Ватаным Татарстан” үзенең 100 еллык юбилеенда хәйрия концерты уздырды

Кичә Казанның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында “Ватаным Татарстан” газетысы үзенең 100 еллык юбилее уңаеннан хәйрия концерты уздырды.

Кичәгә Ватаным Татарстан газетасында озак еллар эшләгән хөрмәтле редакция журналистлары, хезмәткәрләре, дуслары һәм укучылары чакырулы иде.

Чараны Илдар Кыямов һәм Гөлназ Сәфәрова алып барды. Алар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлау сүзләрен җиткерде.

Беренчеләрдән булып редакцияне Татарстан Республикасының журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова котлады.

“Ватаным Татарстан” оештыру, милләтне үз тирәсендә җыю вазифасын бүгенге көндә дә матур итеп башкара. Бу редакцияне халык ярата, зарыгып көтеп ала һәм аңа хатлар яза. “Ватаным Татарстан”да язылган әйберләр халык тарафыннан закон дәрәҗәсендә кабул ителә”, – диде Римма Ратникова.

“Зур халыкның шушындый зур газетасы да булырга тиеш. Кеше гомере өчен 100 ел күп тоелса да, редакция өчен бу аз вакыт. Безнең әле заманында чыгып, озак эшли алмаган “Нур”, “Кояш”, “Вакыт”, “Йолдыз” кебек газеталар өчен дә яшисебез бар. Шушындый вакыйгаларны бер фикер, бер халык булып яшәр өчен куллансак начар булмаячак”, – диде “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров.

Кичәдә редакциягә һәм редакция хезмәтләренә Татарстан Республикасы Президенты, “Татмедиа” һәм Казан шәһәре башкарма комитеты рәхмәт хатлары һәм бүләкләре тапшырылды. Редакциянең беренче санын, аның яулаган бүләкләре белән укучылар биредә таныша алды.

Редакцияне котлап Зөхрә Сәхәбиева, Рөстәм Закиров, Резидә Галимова, Сиринә Зәйнетдинова, Азат һәм Алсу Фазлыевлар, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазов, Айсылу Габдинова үзләренең яраткан җырларын башкарды.

Бүгенге кичә хәйрия статусын йөртте. Кичәдә җыелган акча Биектау районы Дөбъяз авылында яшәүче Илнар Хәлиуллинга ярдәмгә китәчәк. Илнар муен сөяген сындырган. Ул үзе генә хәрәкәтләнә алмый. Хәзерге вакытта аңа чит илдә операция ясар өчен зур сумма кирәк.

“Ватаным Татарстан” үз тарихында тугызынчы хәйрия чарасын оештырды.

Кичәне тәмамлап, Рөстәм Асаев “Ватаным Татарстан” газетасының гимнын башкарды.

Хәзерге “Ватаным Татарстан” газетасы 1918 елның 12 мартында “Эш” газетасы исеме астында беренче санын халыкка җиткерә. 100 ел эчендә редакциянең исеме алты тапкыр үзгәрә: “Эш”, “Татарстан хәбәрләре”, “Кызыл Татарстан”, “Совет Татарстаны”, “Социалистик Татарстан”, “Ватаным Татарстан”.

Алмаз Шиһабетдинов 

http://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*