enrutat
Баш бит / “Вәгъдә – иман” дигән…
“Шимбә” түгәрәге әгъзаларыннан бер төркем. Сулдан уңга: 1 рәт: Рабига Габитова, Хәсән Гали, Мәрьям Гөбәйдуллина, Зәйнәп Габитова. 2 рәт: Газиз Гөбәйдуллин, Гайшә Богданова, Шакир Мөхәммәдъяров.
“Шимбә” түгәрәге әгъзаларыннан бер төркем. Сулдан уңга: 1 рәт: Рабига Габитова, Хәсән Гали, Мәрьям Гөбәйдуллина, Зәйнәп Габитова. 2 рәт: Газиз Гөбәйдуллин, Гайшә Богданова, Шакир Мөхәммәдъяров.

“Вәгъдә – иман” дигән…

Сугыш вакытында разведчикларга менә мондый эчтәлекле күрсәтмәләр бирә торган булалар һәм аларны үтәү бик мөһим булган: “Берәр авылдан чыгып киткәндә артыңа борылып кара. Күргәннәрең, кире кайтканда, сиңа дөрес юнәлеш күрсәтеп торырлар”. Бу киңәшләр, үткән тарихыбызга да һаман-һаман борылып карап, дөрес нәтиҗә чыгарыр өчен дә мөһим икән. Дөрестән дә, күпме генә фәнни хезмәтләр язылып, халыкара конференция материаллары матбугатта дөнья күрсәләр дә, татарның затлы-зыялы шәхесләре, шул исәптән укымышлы кызлары язмышына да җитдирәк карау, барлау зарурлыгы һаман кимеми әле.

Шушы җәһәттән, ХХ гасыр башында ук югары белем алып, илнең иҗтимагый тормышында билгеле бер урын тоткан Рабига Шәрәфетдин кызы Габитованың тормыш юлын искә төшерү дә һич тә артык булмас төсле. Саф намуслы, тормышында һаман яктыга, югарыга омтылган, замандашларының хөрмәтенә хаклы рәвештә лаек булган кыз баланың матур гамәлләре хакында кайбер истәлекләр сакланган.

Ул, 1889 елның 6 нчы январында, Шәркый Төркестанның Голҗә шәһәрендәге Россия илчелегендә консул булып хезмәт иткән Шәрәфетдин Габитов гаиләсендә туа. Шәрәфетдин киң мәгълүматлы, белемле, укыган кеше булып, күп кенә көнчыгыш телләрендә сөйләшә алган. Рабига туган чорда аларның гаиләсе Ташкент шәһәрендә яшәгән, әмма әтиләренең вафатыннан соң гаилә – әниләре Гафифә, балалары Гариф, Исмәгыйль, Зәйнәп, Рабига Казанга кайтып Первая Гора урамындагы 31 нче йортта яшәгәннәр.

Рабига 1905 елда Казанда Мариинская гимназияне уңышлы тәмамлагач, 1906 нчы елның 23 ноябрендә шәһәрдә яңадан торгызылган Югары хатын-кызлар курсларының тарих-филология факультетына укырга керә. 1918 елга кадәр эшләгән бу курсларда укыган тагын 12 татар кызының исемнәре архивта сакланган.

Курсларда уку срогы дүрт ел, укыту тәртипләре нәкъ университеттагыча: шул ук фәннәр өйрәтелә, курс һәм диплом эшләре язуга да таләпләр бер үк. Укулар атнага 5 көн буена кичке 17 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр алып барылган. Моның сәбәбе ачык. Бердән курсларның 1913 елга кадәр махсус бинасы булмый. Укулар шәһәр биржасында (Бауман урамындагы элекке “Бүләкләр” кибете), 3-гимназия (Горький урамы №3 мәктәп) биналарында һәм университет аудиторияләрендә алып барылган. Бүлмәләр һәм аудиторияләрнең кичке сәгатьләрдә генә буш булганы аңлашылса кирәк.

Курслар өчен түләү бәяләре заманы өчен бик югары булган. Шунлыктан, күп кенә курсисткаларның көндезләрен эшләп акча табарга мәҗбүр булулары да мәгълүм. Әтисе вафатыннан соң гаиләнең матди ягы бик авырлашканга күрә, Рабига да үзе эшләп акча табарга мәҗбүр булган һәм курсларны бары 1918 елда гына тәмамлый алган. Аның бу тырышлыгы да мактауга лаек. Ул һөнәре буенча “Рус теле укытучысы” дигән диплом ала.

Мөселман кызларына бары тик рус кызлары өчен генә ачылган югары уку йортларына керүнең никадәр авыр булганын үз хезмәтләремдә бераз язган идем. (Кара: Татар кызлары мәгърифәт юлында. – Казан, 2001 һ.б.). Меңнәрчә киртәләрне җимереп мондый уку йортларында югары белем ала алган татар кызларын каһарманнар димичә ни дияргә соң? Алар барысы да алган белемнәре белән милләтебезгә игелекле хезмәт итү бурычын да үз өсләренә алганнар бит әле. Һәм һәркайсысы халкыбыз язмышы белән үз язмышын тыгыз бәйләгән, шул бурычны намус белән үтәгән.

Сүзебезне дәлилләү өчен узган гасыр башында сәяси һәм иҗтимагый карашлары киңәеп-үсеп киткән яшьләр хәрәкәтен генә искә төшерик. 1903-04 елларда шәкертләр арасында барган ислах хәрәкәте белән параллель рәвештә, рус мәктәпләрендә укучы татар яшьләренең мәдәни хәрәкәте шактый киң төс ала. Бу хәрәкәт 1904 ел башында “Шимбә” исемендәге түгәрәк оештырылу белән билгеле (исеме шимбә көн җыелудан алынган). Түгәрәкнең беренче җыелышы Шаһбазгәрәй Әхмәров йортында уздырыла һәм анда Әминә Терегулова, Суфия, Сара, Ильяс Әхмәровлар, Зәйнәп, Рабига Габитовалар, Гайшә Богданова (барысы да гимназия укучылары), Нәби һәм Мулланур Вахитовлар, Фатимаи-Зөһрә, Зәйнәп, Солтан Саиновлар, Әхнәф Мамлиев, Сөләйман Чанышевлар катнашалар. Соңа таба түгәрәк әгъзалары 39 кешегә җиткән, алар арасында шәкетләр саны да күбәйгән. Түгәрәктә рус һәм көнчыгыш классикларының әсәрләрен өйрәнү белән бергә, яңа татар әдәбияты әсәрләрен укып өйрәнүгә дә зур игътибар бирелгән. Моның белән бергә алар, һичшиксез татар халкының, мәгарифенең киләчәге турында, аның иҗади югарылыкка ирешүенә өметләнгәннәрдер. Түгәрәктә беренче башлап укылган татарча әсәр Заһир Бигиевның “Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә” романы булган. Түгәрәккә йөргән яшьләр полициянең даими күзәтүе астында булуларын да әйтеп үтик.

1905-06 елларда түгәрәкнең эше тагын да җанланып китә. Бу елларда аны марксистик әдәбият өйрәнү түгәрәге итәргә тырышылган икән. Инде мәглүм булганча бу эшнең башында Мулланур Вахитов торган. Утырышларның берсе Хөсәен Ямашев квартирасында да үткәрелгән. “Түгәрәк нибары ике тапкыр гына җыела алды, – дип яза Рабига үзенең истәлекләрендә. – Бу эш тә полиция аркасында туктатылды”. (Р.Габитова. Беренче адымнар. – Көрәштәшләр. – Казан, 1972. – Б.23). Бу җәһәттән, хәзер бер дә искә алырга яратмасак та, әйтеп китү һич тә артык булмас. Россиядәге беренче революция алдыннан Казан РСДРП Комитеты татар эшчеләре арасында татарча листовкалар һәм прокламацияләр таратуны оештыра. Бу прокламацияләрне гектографта басып күбәйтүчеләр нәкъ менә Әминә Терегулова һәм Рабига Габитовалар була.

“Шимбә” түгәрәгенең тагын бер әһәмиятле башлангычы – татарча өй спектакльләре оештыру. Бу спектакльләр, гадәттә, укучыларның кышкы ял вакытында үткәрелгән. Башта берничә тапкыр русча, соңрак татарча спектакльләр куелган. Татар телендә беренче өй спектакле 1903 елда Габитовлар квартирасында куелган. Балаларының матур омтылышларына каршылык күрсәтмәгән Гафифә ханымны рәхмәт белән искә төшерик.

“Гариф Габитов фатирында 1905-1906 елларда ай саен яки ике айга бер спектакль куелды. Биредә хатын-кыз рольләрен хатын-кызлар уйный башладылар, – дип яза Вафа Бәхтияров. Зур рольләрне башкаручылар: Шәмсекамәр, Суфия Коләхмәтовалар, Рабига, Зәйнәп Габитовалар”. (Фатих Әмирхан турында истәлекләр. – Казан, 2005. – Б.38).

Олуг әдибебез Фатих Әмирхан үзенең “Сәхнәмезнең ун яше мөнәсәбәте белән” дигән мәкаләсендә беренче спектакль нәкъ менә 1903 елда куелды дип күрсәтә. Ф.Әмирханның “татар сәхнәсенең бу дәвере хакында сөйләгәндә Габитовлар гаиләсен гомумән… зикер итми китәргә мөмкин түгелдер” дип аларга, ягъни бу гаиләгә аерым басым ясап әйтүе дә шактый әһәмияткә ия. Язучы Рабигага бер роман язуын, аның геройлары арасында “Шимбә”челәр дә булуын, Рабиганың үзен Нәсимә исемле гимназистка итеп алуын да сөйләгән. Алай гына да түгел Ф.Әмирханның әсәрләрендә очрый торган гимназисткалар һәм башка укымышлылар “Шимбә” кичәләрендә күренгән шәхесләрне искә төшерәләр. Языла башлап та тәмамланмый калган “Урталыкта” исемле романында бу нәрсә аеруча ачык сизелә.

Ф.Әмирхан “Шимбә”челәр белән бергә спектакльләрдә үзе дә катнашкан кеше. Дусты Ризван Алушига 1904 елның 9 февралендә язган хатында ул болай дип күрсәтә: “Студентлар вә гимназисткалар илә үткән ел башында татар лисанында ике уен уйнадык. Берсе – “Кызганыч бала”, берсе “Гыйшык бәласе”. Мин “Кызганыч бала”да Хәлил… “Гыйшык бәласе”ндә Габделхәмит әфәнде булып уйнадым”. (Ф.Әмирхан. Әсәрләр. 4 том. Казан, 1986. – Б.226). Бераз элегрәк, 1903 елның 22 декабрендә шул ук Р.Алушига язган хатында ул: “Хәзер, иптәш минем эш тәрәкъкыйда: узган ел син кызыгып йөргән Р.Габитова вә башка гимназисткаларны култыкларыннан тотып йөримез, чөнки студентлар берлә ихтилятым (аралашуым) күп” – ди. (Шунда ук. – Б.224).

Култыклашып йөрүне укучылар гаепләмәсләр дип уйлыйм. Аны бу чордагы яшьләрнең бер-берсенә нәзәкәтле мөгамәләсенең матур бер чагылышы гына дип бәялик.

Рабига Габитовага күпләрнең гашыйк булып, яшерен мәхәббәт тотып йөрүләре хакында олуг тарихчы галимебез (хәзер мәрхүм) Рәфыйк Нәфыйк улы Измайлов: “Аңа өйләнү бик күп зыялы егетләребезнең хыялында йөргән. Әмма Рабига Рус-япон сугышына китәр алдыннан бер егеткә вәгъдәсен биргән булган. “Вәгъдә – иман” дигән ул һәм гомере буе шул сугышта вафат булган сөйгәненә биргән вәгъдәсенә тугры калып ялгыз яшәгән” дип сөйләгән иде. Ни кызганыч, ул егетнең исеме никтер хәтеремдә калмаган. Рабига апа хакында язуымны да Рәфыйк ага Измайлов сораган иде.

Рабига Габитовага татарның булачак беренче тарихчы профессоры Газиз Гөбәйдуллин да гашыйк була. Тик “вәгъдә – иман”. Рабига тәкъдимне кире кага. Г.Гөбәйдуллин соңрак Рабига Казаковага өйләнә. Замандашлары истәлегеннән белгәнебезчә, нәкъ менә Рабига исемле булганы өчен.

Тик керсез күңеле олы мәхәббәтне йөрәгендә йөрткән, рус, француз, татар, гарәп, немец телләрендә иркен сөйләшә ала торган, милләтебезнең йөзек кашы булган бу кыз бала үз гомерендә бәхетле була алганмы соң? Юктыр.

Башта татар тамырына балта чапкан Октябрь революциясе, аның нәтиҗәсе булган гражданнар сугышы, соңрак ачлык фаҗигасе, “сыйныфлар” дип, “халык дошманнары” дип юк ителүгә күпме дучар булган еллар – халкыбыз тормышының иң авыр еллары. Шәхес культы елларында күпме дусларын, туганнарын югалтып, берөзлексез куркып, калтырап яшәүләр эчендә Рабига кебек кыз бала бәхетле буламы соң?

Үлеме дә нинди фаҗигале бит. Ул гомере буе Казан мәктәпләрендә укытучы булып эшләгән. Үзе эшләгән мәктәп бинасы яна башлагач, бер укучысын коткарырга дип ут эченә ташланган. Укучысын коткарган, әмма үзенә ут капкан һәм авыр яралардан сәламәтләнә алмаган, үлгән. Бу хәл 1966 елда булган. Бу олы йөрәклелекне бәяләрлек сүзләр таба алмыйм.

Тик шунысы үкенечле. Мин Казан педагогия институтын 1966 елда тәмамладым. Язучылар, затлы шәхесләр белән очрашуларга бик теләп йөри идек. Татар театр сәнгате, тарихы белән тыгыз бәйләнгән, беренчеләрдән булып рус телендә югары белем ала алган татарның мактауга лаек кызы Рабига апа Габитова белән ник бер генә тапкыр очрашырга язмаган булды икән? Аны күреп бер сөйләшү, тормышында булган хәлләрне тыңлау безгә яшәргә, эшләргә нинди гүзәл этәргеч булган булыр иде.

Тарих расланганча, халыкның бөек шәхесләренә язмыш гаять авыр газаплар, сынаулар һәм җәфалар китерә. Ни өчен икән? Кем белә? Сагыш һәм горурлык белән искә алырга гына кала инде безгә. Киләчәк буыннар да андый шәхесләребезне белсеннәр, онытмасыннар иде.

Тәэминә Биктимирова
тарих фәннәре кандидаты,
Татарстанның атказан мәдәният хезмәткәре
«Халкым минем» 2014 ел, январь

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*