tatruen
Баш бит / Әңгәмә / Казанга Уфадан 33 татар шәхесенең портреты килә
Казанга Уфадан 33 татар шәхесенең портреты килә

Казанга Уфадан 33 татар шәхесенең портреты килә

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә рәссам Вәкил Шәйхетдиновның татар шәхесләренә багышланган күргәзмәсе ачыла. Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе 33 татар кешесенең портретын әзерләп килгән.

Күргәзмә 20 апрельдә 15.00 сәгатьтә ачыла. Анда килүчеләр Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, артистлар Равил Шәрәфи, Нәҗибә Ихсанова, язучы Туфан Миңнуллин һәм башкаларның портретларын күрә алачак. Чара Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәмендә уза.

Шул уңайдан без Вәкил Шәйхетдинов белән әңгәмә кордык.

– Вәкил әфәнде, чираттагы күргәзмәгез Казан халкына кайсы ягы белән кызыклы булачак?

– Ике ел элек ислам диненә башышланган күргәзмә оештырган идем. Шул вакытта милләт турында күргәзмә уздырасымны әйтеп куйдым. Яңа күргәзмәгә 55 яңа картина алып килдем, шуларның 33е татар шәхесләренә багышланган. Күргәзмәдә Мәрҗанидән башлап, бүгенге көннең күренекле шәхесләре – Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин, Равил Шәрәфи, Әзһәр Шакиров, Тәлгат Таҗетдин, Ринат Закиров һәм башкаларның портретларын күреп булачак.

– Портрет ясарга кешеләрне ничек сайлап аласыз?

– Башта шәхесләрнең исемлеген төзеп куйдым. Араларыннан халык өчен тырышкан кешеләрне сайлап алам. Ул эшләрнең тарихта тоткан урынын да исәпкә алам. Алга таба вафат булганнарның да картиналарын ясарга уйлыйм.

– Күргәзмәгездә Минтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнеханов портретлары бар. Президент образлары ничек туды?

– Минтимер Шәймиев портретын әле ул Президент чакта ясарга теләгән идем. Аның татар өчен эшләгән эшләре күп. Аны Президент буларак түгел, халык атасы буларак күрсәтәсем килгән иде. Ләкин халык дөрес аңламас, Президентка ярарга тырыша дигән сүз булыр дип, батырчылык итмәдем. Ә президентлыктан киткәч, халыкка аның эшләрен күрсәтергә кирәк дип таптым. Портретта фон буларак Болгар мәчете нигезе дә бар.

Яңа Президент Рөстәм Миңнеханов та халык өчен бик тырыша. Без башлыклар белән горурланырга тиеш. Минемчә, шулай итеп без аңа ышаныч күрсәтәбез, бу аңа көч бирә.

– Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировны да сурәтләгәнсез…

– Ринат Закиров милләтне туплауда зур эш башкара. Казан белән якынаюыма да ул сәбәпче. Соңгы елларда Татар конгрессының нәтиҗәле проектлары бик күп булды. Халыкны берләштерүче Сабантуйларны гына искә алыйк! Читтәге татарлар Бөтендөнья татар конгрессына зур рәхмәтлебез! Конгрессның изге эше читтән яхшырак күренә.

– Сезнең иҗатта ислам диненең зур урын тотуының сәбәбе нидә?

– Без Аллага, ислам диненә ышанып, гореф-гадәт буенча яшибез. Татар милләте өчен дин зур урын тота, милләтебез дин ярдәмендә саклана.

– Шәхесләр портретларын күрергә үзләре киләчәкме?

– Барысы да килергә тиеш. Үз портретларын узган елдан бирле көтәләр. Аларның килүен бик телим.

Милләттәшләр, 20 апрельдә 15.00 сәгатьтә ачылачак күргәзмәгә чакырып калабыз!

Автор: Әңгәмәдәш – Александр Долгов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*