tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Венгриядә Равил Бохараевны искә алдылар
Венгриядә Равил Бохараевны искә алдылар

Венгриядә Равил Бохараевны искә алдылар

“Ауропа татарлары альянсы” Ауропа берлеге илләренең татарлар халыкара оешмасы 5-еллыгы кысаларында бүген Будапештта, Россия Фән һәм мәдәният үзәгендә, “Бохараев: иҗат кырлары”дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәгә Равил Бохараев  – шагыйрь, прозаик, драматург, тәрҗемәче, тикшеренүче иҗатын искә төшерергә яки беренче тапкыр танышырга бик къп кеше килгән. Бу чарада шулай ук Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнашты.

Россия гражданины Равил Бохараев чит илдә татар һәм Россия мәдәниятенең илчесе була. Ул 1951 елда Казанда туа, 2012 елда Лондонда дөньядан китә.

Язучы, журналист, комментатор һәм ВВСда программалар булдыручы Равил Бохараев беренче чиратта Шагыйрь була. Туган татар теле аның өчен иҗат фундаментына әверелә. Равил Бохараев татар поэзия һәм прозасын рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә итә. Рус, инглиз, венгер телләрендә үз әсәрләрен иҗат итә. Ул 40тан артык китап авторы булып тора, аның тарафыннан театраль пьесалар һәм документаль фильмнар сценарийлары языла.

Кичәне “Диалогические перспективы” француз ассоциациясе президенты Луиза Бохараева үткәрде. Очрашуда Равил Бохараевның шигырьләре рус, татар, инглиз, француз һәм венгер телләрендә яңгырады. Программада шулай ук рус классик һәм татар халык музыкасы башкарылды. Р.Бохараевның Венгриядәге дуслары һәм коллегалары үз истәлекләре белән уртаклашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*