tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VI Бөтенроссия авыл Сабантуе: милли көрәш ярышында абсолют батыр исеменә Татарстан Республикасыннан Раил Нургалиев лаек булды
VI Бөтенроссия авыл Сабантуе: милли көрәш ярышында абсолют батыр исеменә Татарстан Республикасыннан Раил Нургалиев лаек булды

VI Бөтенроссия авыл Сабантуе: милли көрәш ярышында абсолют батыр исеменә Татарстан Республикасыннан Раил Нургалиев лаек булды

Ат чабышында Самара өлкәсе, Татарстан, Башкортстан Республикаларыннан, шулай Оренбург өлкәсенең төрле районнарыннан китертелгән 72 чабыш аты катнашты.

Оренбург губернаторы бүләгенә Башкортстан Республикасыннан китертелгән Стивен Слю (атның хуҗасы КХ Идиятуллин Р.Б.) исемле чабышкы аты, җайдагы Хәмзәт Улубаев (мастер-жокей) лаек булдылар.

Башкортстан башлыгы бүләгенә шулай ук Башкортстан Республикасыннан китертелгән Гардемарин исемле чабышкы айгыр (атның хуҗасы Гыйльфанов И.М.) һәм җайдагы В.Греханов (1нче дәрәҗәле җайдак) лаек булдылар. Җиңүчеләр Лада-Гранта машиналары белән бүләкләнделәр.

Милли көрәш ярышында абсолют батыр исеменә (100 кг.авырлык категориясендә) Татарстан Республикасының Теләче районыннан Раил Нургалиев лаек булды. Сабантуй гадәте буенча батыр кешене сабантуй тәкәсе һәм төп бүләк автомобиль белән бүләкләделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*