tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены (пресс-релиз)
VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены (пресс-релиз)

VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены (пресс-релиз)

Агымдагы елның 9-11 март көннәрендә VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узачак. Җыенның төп оештыручысы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты.

Быелгы җыенга Россия Федерациясенең 40 тан артык төбәгеннән, шулай ук Татарстан районнарыннан, 700 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелачак. Чарада Татарстан Республикасы Президенты   Р.Н.Миңнеханов катнашуы да көтелә.

Җыен программасында өч юнәлеш каралган: эшлекле сөйләшү (дискуссион мәйданчылар һәм пленар утырыш), практик һәм мәдәни чаралар.

Җыенның эшлекле сөйләшүнең беренче өлешендә игенчелек (игенчелек, яшелчәчелек, бакчачылык), терлекчелек (терлекчелек, кошчылык), һөнәрчелек һәм агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау (умартачылык, балыкчылык) темалары буенча дискуссион мәйданчыклар эшләячәк. Бу мәйданчыкларда авыл эшмәкәрләре эшчәнлекләренә кагылышлы төрле  чыгышлар, фикерләшү, үзара киңәшү, кызыклы тәкъдимнәр кертү,  борчыган сорауларга җавап алу да һәм алга таба хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру буенча сөйләшүләр оештырылуы күздә тотыла.

Эшлекле сөйләшүнең икенче өлеше – җыенның пленар утырышы. Әлеге утырышта башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, авыл-хуҗалыгы эшмәкәрләрен борчыган мөһим мәсьәләргә карата фикер алышып, алга эш юнәлешен билгеләп, ел дәвамында җиң сызганып эшләгән милләттәшләребезне билгеләп үтү каралган. Шулай ук, җыен кысасында “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы Советының утырышы узачак.

Җыенның практик өлешендә делегатлар Татарстан Республикасының Арча һәм Балтач муниципаль районнарындагы авыл эшмәкәрләренең хуҗалыклары һәм татар авылларының комплекслы үсеше белән танышачак. Моннан тыш, “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында РФ төбәкләрендә  җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе эшләячәк.

Программаның  мәдәни өлешендә катнашучыларга К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Казан” бию ансамбленең “Казан хәзинәсе” тарихи-хореографик спектакле тәкъдим ителәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*