tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары килә башлады

VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары килә башлады

9 март көнне иртән иртүк Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бинасына  VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары килә башлады.

Традиция буенча нинди уй-фикерләр белән килгәннәр икән дип кайбер делегатлар белән сөйләшеп алдык.

Башкортстанның Иглин районыннан килгән Хәсән Идиятуллин бар көчен татарның тарихи шөгыле ат үрчетүгә бирә.  Атлары – нәселле татар атлары. Хәсән әфәнде үзе кебек “ат җене” кагылган кешеләрне үзе янына тупларга, барларга тырыша. Ике улы, ике кызы, өч оныгы – барысы да әтиләре-бабалары эшен дәвам итүчеләр. Хәзер Хәсән Идиятуллин хуҗалыгында меңләп нәселле татар аты бар. Башкорстанда берничә 500-1000 ат тотучы хуҗалыклар, Татарстанда Карабаш авылында, Әлки районында (атларны миннән алдылар дип горурланып мактанып та алды, Хәсән әфәнде) 100-200 атлы хуҗалыклар бар икән.

Татар авыллары эшмәкәрләре җыенына Хәсән Идиятуллин икенче мәртәбә килә икән. 2012 елдагы җыенда Татарстан Президенты кулыннан Рәхмәт хаты алу бәхете тәти аңа. “Мондый җыеннар белгәннәрне – җиткерү, белмәгәннәрне өйрәнеп, үзебезгә алып кайту өчен кирәк”, – ди Хәсән әфәнде.

Илмаз Заһидуллин Татарстанның Тәтеш районындагы Байраш авылында эшен алып бара. Яшь кеше. Дүрт мең гектар җир, мең баш эре терлек булган хуҗалык эшләрен алдынгы технологияләр кулланып алып бара. Бөртекле культуралар, татлы чөгендер игәләр икән. Беренче чиратта Илмазны авыл хуҗалыгы җитештерүендәге яңалыклар: технологияләр, ысуллар кызыксындыра. Җыенга ул беренче тапкыр катнаша һәм шушы кызысынуына туры килгән мәгълүмат табарга өметләнә.

Ә менә Фирдәүсә Якупова Пермь краеннан килгән. Ул Октябрь районандагы 2 татар, 2 урыс авылы кергән  Петропавловск авыл поселениесе җитәкчесе. Бу Октябрь районыннан алар 5 кеше килгәннәр, шуларның өчесе – әлеге поселениенең татар авылларында эшләүче кече эшмәкәрләр. Алар нигездә игенчелек белән шөгыльләнәләр. Фирдәүсә ханым үзе татар авыллары эшмәкәрләре җыены эшенә икенче тапкыр катнашса да, бу юлы килгән эшмәкәрләр – беренче мәртәбә килүләре. “Ничек алга таба барырга, хәрәкәт итәргә – күреп кайтсыннар. 2013 елда умартачылыкта эшләүчеләр белән килгән идек, җыен эшендә катнашу аларга нык ярдәм итте. Әле дә уңышлы эшләп киләләр”, – ди Фирдәүсә Якупова.

Җыенга катнашучылар төшке аштан соң дисскуссион мәйданчыкларда эшләячәк.

“Игенчелек (игенчелек, яшелчәчелек, бакчачылык)” дисскуссион мәйданчыгы – “Казан” милли мәдәният үзәгендә, “Терлекчелек (терлекчелек, кошчылык)” – Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында, “Агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау һәм һөнәрчелек (умартачылык, балыкчылык)” – Татарстан Мәдәният министрлыгында узачаклар.

Кич белән делегатлар “Казан” бию ансамбле К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсеннән“Казан хәзинәсе” тарихи-хореографик спектаклен караячаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*