tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VI Республика ифтары көннәре билгеле булды
VI Республика ифтары көннәре билгеле булды

VI Республика ифтары көннәре билгеле булды

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте 2018 елда VI Республика ифтарын үткәрү көннәре турында хәбәр итә. Россиядә иң масштаблылардан булып саналган ифтар кичәсе быел 26 һәм 27 май көннәрендә Казан теннис академиясендә узачак. Чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, РФ мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе һәм «Kazan-Arena» АҖ оештыра. Башка еллардан аермалы буларак, ифтар хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым үткәреләчәк.

Республика ифтарында 10 меңнән артык мөселман катнашыр дип көтелә. Алар арасында: күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, ятим балалар һәм инвалидлар, сукырлар һәм ярдәмгә мохтаҗлар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм башкалар. Шулай ук бәйрәмгә республика җитәкчеләре,  РФ регионнарыннан дин әһелләре, РФ мөселман дәүләтләре илчеләре һәм вәкаләтле вәкилләре,  җәмәгать эшлеклеләре чакырылачак. VI Республика ифтары бай эчтәлекле мәдәни программа белән тулыланыр дип көтелә.

Республика ифтарын оештыруда катнашу өчен ТР мөселманнары Диния нәзарәте волонтерлар җыюны игълан итте. Кунакларны каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру, табыннарны әзерләү һәм җыештыру эшләрен башкару өчен ике көн дәвамында 16 яшьтәк алып һәм өлкәнрәк булган 600 егет һәм кызны җәлеп итү күздә тотыла. Волонтерларны теркәү ВКонтакте һәм Инстаграмм социаль челтәрләрдә башкарыла.

Белешмәләр өчен телефон: +7 927 453-3000

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*