tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: 15 гыйнварда композитор, педагог Нәҗип Җиһановның тууына 110 ел

ВИДЕО: 15 гыйнварда композитор, педагог Нәҗип Җиһановның тууына 110 ел

15 нче гыйнварда композитор, педагог, Татарстанның 20 гасырдагы музыка сәнгатенең күренекле вәкиле Нәҗип Җиһановның тууына 110 ел тула. Шул уңайдан Салих Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залында Нәҗип Җиһановның 110 еллыгына багышланган концерт була.

Гаҗәеп талант, югары һөнәри осталык белән сугарылган әсәрләр авторының иҗади мирасы гаять бай. Нәҗип Җиһанов 17 симфония, 8 опера, 3 балет, камера, вокал, инструменталь әсәрләр иҗат итте. Һәрберсе югары профессиональ дәрәҗәдә язылган.  Аның әсәрләре милли үзенчәлекле, шул ук вакытта рус һәм Европа классик музыкасына таянып иҗат ителгән булулары белән аерылып торалар. Композиторның төрле жанрлардагы әсәрләренә фикерләү тирәнлеге, аһәңле яңгыраш, музыкаль форманың аңлаешлы һәм бердәм гармонияле булу, оркестрда башкару осталыгы хас. Җиһанов әсәрләре татар композиторларының опера, балет, симфоник жанрларда иҗат итүләрен үстерүгә, татар музыкасын тулаем халыкара мәйданда танытуга юл ачты.

Нәҗип Җиһановның әсәрләре республика музыкаль тормышында зур вакыйгалар вакытында башкарылды.1937 нче елда композиторның беренче симфониясе Татар Дәүләт филармониясен ачканда яңгырады. Ә 39 нчы елда “Качкын” дигән беренче операсы куелышы белән татар дәүләт опера һәм балет театры кабат ачылды.

Татарстан музыкаль мәдәниятенең барлык учреждениеләре дә диярлек Нәҗип Җиһановның катнашында төзелде. Ул Казан консерваториясен, урта махсус музыка мәктәбен, республика композиторлар берлеген, Дәүләт симфоник оркестрын төзү башлангычы белән чыкты, Татарстанда профессиналь музыкаль белем бирү челтәрен формалаштыруда әйдәп баручы булды.

Җиһановның иҗаты татар музыкасын гына түгел, шулай ук Идел һәм Урал буе республикаларының милли музыка сәнгатен үстерүгә дә зур этәргеч бирде. Казан консерваториясендә аның классында Фасил Әхмәтов,Рафаэль Билялов, Ринат Еникеев, Алмаз Монасыйпов, Борис Трубин, Мирсәет Яруллин, башка күренекле композиторлар укыды.

15нче гыйнвар көнне Салих Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залында Нәҗип Җиһановның 110 еллыгына багышланган концерт була. Ә Татарстан радиосында Нәҗип Җиһанов музыкасы атналыгы дәвам итә. Тыңлаучыларга композиторның җырлары, романслары, симфоник музыкасы, опералардан фрагментлар тәкъдим ителә. Әлеге программалар “Татарстан авазы” интернет радиосында да кабатлап тапшырыла.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*