tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Актанышта балалар һәм яшүсмерләр арасында татарча көрәш ярышлары узды

ВИДЕО: Актанышта балалар һәм яшүсмерләр арасында татарча көрәш ярышлары узды

Актанышта балалар һәм яшүсмерләр арасында татарча көрәш ярышлары узды. Төрле авыллардан җыелган  93 укучы унике үлчәү авырлыгында үз көчләрен сынады.

Зурлар өч категориядә бил алышты. Танылган көрәшчеләрнең бер мәйданга җыелуы бәйгене тагын да абруйлы итте.  Татарстан, Россиякүләм бәйгеләрдә җиңү яулаган Раббани Нургалиев, Искәндәр Мортазин, Фарис Хуҗин кебек көрәшчеләр дә чакырылган иде. Татар  көрәше тарихында үз исемнәрен булдырган Актаныш егетләре әле генә келәм серләренә төшенә башлаган малайларга мастер-класс күрсәттеләр. Актанышта яшь буынны көрәш спортына тартуда остаз-тренерларның өлеше бәхәссез. Илфир Әнвәров, Раил Сираев, Илнар Насрыев, Әнис Садрый кебек көрәшкә чиксез бирелгән остазларның шәкертләре бер-бер артлы бүләкләргә лаек булды. Иң оста көрәшчеләр Актанышның беренче  мәктәбендә һәм Татар Ямалысы мәктәбендә тәрбияләнә икән, әлеге мәктәпләр командалары ярышта җиңеп чыкты.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*