tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Альберт Борһанов: «Татар зыялыларының һәм җәмәгатьчелегенең халык, төбәк, салалар тарихына кызыксынуы һәрчак булган»

ВИДЕО: Альберт Борһанов: «Татар зыялыларының һәм җәмәгатьчелегенең халык, төбәк, салалар тарихына кызыксынуы һәрчак булган»

“Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Борһанов билгеләп үткәнчә, татар зыялыларының һәм җәмәгатьчелегенең халык, төбәк, салалар тарихына кызыксынуы һәрчак булган. Мисал итеп ул Мәрҗани, Насыйри, Габәши, Әхмәров, Атласи һәм башкаларны атап үтте. Ул төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте булдыруның күпсанлы омтылышлары турында сөйләп китте.

Аның сүзләренчә, узган елның мартында уздырылган I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләре җыены мөһим вакыйга була. Анда Татарстан Төбәк тарихын өйрәнүчеләре җәмгыятенең һәм Гомумтатар җәмгыятенең җитәкчелек органнары булдырыла, күргәзмә һәм презентацияләр оештырыла, “Туган җир” журналы нәшер ителә. Альберт Борһанов төбәкчеләр җәмгыяте оештырылганннан бирле башкарылган эшләр белән таныштырып китте.

Чыгышын тәмамлап ул берничә тәкъдим дә кертте. Төбәкчеләр җәмгыятенең эшчәнлеген активлаштыру өчен ике штат берәмлеге кирәк дип белдерде ул, Моннан тыш иң яхшы төбәк тарихын өйрәнү эшенә грант булдыру ниятен атады, тикшеренүләрне активлаштыруга ярдәм күрсәтү мөһимлеген ассызыклады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*