tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Арчада Татар халкының үсеш стратегиясенә багышланган беренче зональ утырыш

ВИДЕО: Арчада Татар халкының үсеш стратегиясенә багышланган беренче зональ утырыш

Әлеге видеоязмадада Арча районында Татар халкының үсеш стратегиясенә багышланган беренче күчмә утырышы тәкьдим ителә. Биредә  стратегик документның эскизын әзерләгән эшче төркем әгъзалары, Татарстанның Балтач, Саба, Кукмара, Әтнә, Биектау, Теләче, Яшел Үзән, Югары Ослан, Мамадыш, Балык Бистәсе, Питрәч районнарыннан һәм массакүләм мәгълүмат чараларыннан вәкилләр катнаша.

Видеоязмада стратегиянең максаты хакындагы фикерләрне ишетергә, ул үз эченә нинди юнәлешләрне ала һәм татар халкының киләчәген, телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен ничек саклап калып була? дигән сорауга кайбер җавапларны ишетергә мөмкин.  Язманы караганнан соң, стратегияне төзүгә кагылышлы тәкъдимнәрегез булса, сайт аша аларны конгресска җиткерә аласыз. Татар халкының үсеш стратегиясен барыбыз бергә, берләшеп төзибез.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*