tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Бүген “Татар табыны” конкурсында катнашучылар өчен Бөтендөнья татар конгрессы сайтында тавыш бирүләр башлана

ВИДЕО: Бүген “Татар табыны” конкурсында катнашучылар өчен Бөтендөнья татар конгрессы сайтында тавыш бирүләр башлана

“Татар табыны2019” конкурсы тәмамланды. Ул 07 нче октябрьдә башланып, 01 нче ноябрьгә кадәр дәвам итте. Анда катнашучылар саны шактый күп җыелды. Аш-суга оста хуҗабикәләр бик тырышып, үзләре әзерләгән ризыкларны инстаграм һәм вконтакте битләренә куеп барды. Оештыручылар иң тырыш  26 катнашучыны сайлап алды. Һәм бүген иртәнге сәгать 09, 00 да Бөтендөнья татар конгрессы сайтында тавыш бирү башлана. Җиңүчене халык үзе сайлаячак. Ул бер атна дәвам итә.

Тавыш бирү 18 нче ноябрьдә иртәнге сәгать 09,00  да туктатылачак. Нәтиҗәләр буенча өч җиңүче һәм Гран-при иясе билгеләнергә тиеш.  Гран-при иясен финалистлар арасыннан оештыручылар сайлый. Аның исеме нәтиҗәләр ясау һәм бүләкләү тантанасында декабрь башында игълан ителә. Ул Россия төбәкләреннән җыелган татар журналистлары өчен оештырылган чара кысаларында үтәчәк. Аның вакыты оештыручылар тарафыннан аерым хәбәр ителә.

2 Комментарии

  1. Рамиля Закировага тавышмны бирем, ләкин аның пешергән ризыклар иң матур һәм тәмле!

  2. Альфира

    Хэерле кон, татар табыны конкурсында катнашкан идем, финал фотосында уземнен фотоны курдем инстаграмда, тавыш биру очен керэ алмыйм сайтка, доступ по ссылке курсэтэ замок белэн, ничек , кайдан керергэ? Сайтта подписана. Рэхмэт жавап телефон аша булса эйбэтбулыр иде 89274239667

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*