tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Дамир Гыйсметдин — Гамил Афзал премиясе лауреаты

ВИДЕО: Дамир Гыйсметдин — Гамил Афзал премиясе лауреаты

Студиябез кунагы – язучы, журналист Дамир Гыйсметдин. Узган ел ахырында ул Гамил Афзал премиясе лауреаты булды!

Ул   танылган сатирик, фельетончы, республика җитәкчесенең чит илләр белән аралашу буенча ярдәмчесе булган, татар мөһаҗирлары белән элемтә көйләүче, Бөтендөнья татар конгрессында озак еллар хезмәт куйган фикер иясе һәм танылган иҗатчы, яхшы җыр текстлары, кызыклы китаплар авторы.

    Дамир Минсәгыйр улы Гыйсметдинов Чувашстан Республикасының Батыр районы Татар Тимәше авылында укытучы гаиләсендә туа. 1966 елда шул ук районның Тойси урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел туган авылында, аннары Мәскәү тирәсендәге төрле төзелешләрдә эшли, 1969-1970 елларда армиядә хезмәт итә. Армиядән соң Казанга килеп, 1971-1976 елларда университетның журналистика факультетында югары белем ала. Университетны тәмамлагач, ун елдан артык  «Чаян» журналы редакциясендә эшли. Шул дәвердә ул үзенең сатирик каләмен чарлый,

1986—1990 елларда Д.Гыйсметдин КПССның Татарстан өлкә комитетында халыкара мәсьәләләр буенча консультант һәм бүлек инструкторы булып эшли. Туксанынчы елларда халыкара «Ватан» җәмгыятенең әүвәл рәис урынбасары, аннары рәисе вазифаларын башкара, Бөтендөнья Татар Конгрессының идарә әгъзасы буларак, чит илләрдәге татар диаспорасы белән багланышларны ныгыту юнәлешендәге эшләргә җитәкчелек итә.

Дамир Гыйсметдин — юмор-сатира әсәрләре тупланган  («Өметсез шайтан», 1990; «Әйтсәм әйтим», 1999; «Атта да, тәрттәдә дә…», 2007) китаплары авторы.. Ул шулай популяр җыр текстлары (унлап җыры 1999-2000 елларда чыккан «Сез яраткан җырлар» китабына кертелә) һәм төрекчәдән тәрҗемә китаплары авторы буларак та укучыларга таныш. Аерым алганда, Ф.Бичури белән берлектә ул Төркиядә киң танылган милләтпәрвәр татар эшкуары-кәсепчесе Ибраһим Мәңгәр турында кызы язган истәлек китабын (Сафия Имре. «Әтием», Казан, 1994) төрекчәдән татарчага тәрҗемә итә. 2005 елда аның “Алып кит болыт серләремне”, ә 2012 елда “Күңелем сынмасын” дигән аудиодисклары дөнья күрде.

Ул — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фәтхи Борнаш исемендәге премия лауреаты. 2015 елда  Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов Дамир Гыйсметдинны  “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләү турында Указ имзалады.

 Д.Гыйсметдин — 2002 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 Күп кырлы талант иясе Дамир Гыйсметдин хәзер дә иҗат эшчәнлеген ташламый, яңа әсәрләр тудыра, заманыбызның кискен проблемаларын күздән кичереп, милләт язмышы турында уйлана. Журналист Гөлназ Шәйхи Дамир Гыйсметдин белән шул турыда әңгәмә алып бара.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*