enrutat
Баш бит / ВИДЕО: Дамир Исхаков татар авыллары тарихы буенча дәүләт программасы булырга тиешлеген әйтте

ВИДЕО: Дамир Исхаков татар авыллары тарихы буенча дәүләт программасы булырга тиешлеген әйтте

Татар авыллары тарихы буенча дәүләт программасы булырга тиеш. «Туган җир» журналы баш мөхәррире, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы, гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе урынбасары Дамир Исхаков шулай дип саный. Бу хакта ул «Казан» милли-мәдәни үзәгендә II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенының пленар утырышында белдерде.

Аның әйтүенчә, төбәк тарихчылары җәмгыяте оешса да, оешу эшләре төгәлләнгән дип әйтергә әле иртәрәк. «Безнең әле Россия күләмендә гомумтатар оешмасы теркәлмәде. Минемчә, бу бик гади эш булмас», — ди ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*