tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Әлфия Авзалова турындагы китапны тәкъдим итү кичәсеннән репортаж

ВИДЕО: Әлфия Авзалова турындагы китапны тәкъдим итү кичәсеннән репортаж

21 нче февральдә Казан Ратушасында Әлфия Авзаловага багышлап чыгарылган китапны тәкъдим итү кичәсе узды. Басманы туплап, халыкка җиткерү эше белән җырчы үзе исән чакта ук оештырылган фонд әгъзалары шөгыльләнә. Аның президенты Әлфия Авзалованың кызы- Зөлфия Нигъмәтҗанова.

Кичәдә Әлфия Авзалованың шәхси архивыннан видеоязмалар, фотолар тәкъдим ителде. Концерт киемнәре дә фойеда куелган иде. Җырчы репертуарыннан җырлар яңгырады.

Чыгыш ясаучылар: Зөлфия Нигъмәтҗанова – Ә.Авзалованың кызы, З. Вәлиева-
“Казан Кремле” Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры, Рәйхан Галимҗанова – Актаныш районы башлыгы урынбасары.

Рәшит Сабиров Л.Шагыйрьҗанның “Татар артисты” шигырен сөйли. Зәлинә Хәйруллина үзе чыгарган шигырьне сөйли. Кичәдә Алинә Шәрипҗанова, Алсу-Фәридә дуэты, Илнар Миранов, Алмаз Хөсәенов, Фердинанд Фәтхи Ә. Авзалова репертуарыннан җырлар башкарды.

Репортаж ахырында кичәдә күңеленә килгән уйларны шагыйрь Роберт Миңнуллин сөйләде. Видеоязма ахырында Ә. Авзалова башкаруында “Очар идем яннарыңа” җыры яңгырады.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*