tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: «Халыклар дуслыгында-туган якның көче»

ВИДЕО: «Халыклар дуслыгында-туган якның көче»

Халыкларыбызның гореф-гадәтләре элек-электән вакытны файдалы да күңелле дә уздыруга корылган. Хатын-кыз үләннәр җыя икән, ир-ат себерке әзерли, эш тәмамлангач яшьләр гөрләшеп уйнап та ала.
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Балык Бистәсе муниципаль районы, ведомствоара эш төркеменең 2020 елга этникара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү мәсьәләләре һәм конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү максатыннан,
Бөтендөнья татар конгрессы җирле иҗтимагый оешмасының 2020 елга эш планы нигезендә, «Халыклар дуслыгында-туган якның көче» дип исемләнгән Фестиваль үткәрә.
Фестиваль 2020 елның 30 июлендә старт ала һәм берничә этапта узачак:
Беренче сайлап алу этабы он-лайн форматында: 16.11.2020ел.
Икенче этап он-лайн форматында: 21.02.2021ел.
Өченче йомгаклау этабы: 31.07.2021елда офф-лайн форматында узачак.

Максаты һәм бурычлары:
• төрле милләт халыкларының тарихы, фольклоры, көнкүреше үзенчәлекләре белән таныштыру, төрле милләт вәкилләренә толерант мөнәсәбәт тәрбияләү һәм пропагандалау, гражданлык-патриотик тәрбия бирү кысаларында милли үзаң тәрбияләү;
• милләтенә һәм расасына, дини карашларга һәм мәдәни гореф-гадәтләргә карамастан һәр шәхеснең кабатланмаслыгына, уникальлегенә инануын үз эченә алган гуманистик дөньяга караш формалаштыру;
• кешеләргә аларның позицияләре һәм фикерләренә бәйсез рәвештә хөрмәтне арттыру, үзенә һәм якыннарына карата җаваплылык хисе тудыру
Катнашучылар:
Фестивальдә гомуми белем бирү оешмалары, мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлекләре һәм башка коллективлар катнаша ала.
Рәхим итегез, хөрмәтле балык бистәлеләр!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*