tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Хәерле сәгатьтә башланган эш булсын!

ВИДЕО: Хәерле сәгатьтә башланган эш булсын!

Самара өлкәсенең Кошелев микрорайонындагы 7 санлы мәктәбендә укучы нәни милләттәшләребез өчен татар теле дәресләре кертелде. Берничә атна элек анда  ана теле дәресләре укытыла башлады. “Татар-Дуслык” сайты мөхәррире Искәндәр Сәетов мәктәптә кунакта булып, моңа үзе инанды.

Ана теле дәресләренә йөрергә 100ләп бала теләк белдерде. Дөресен генә әйткәндә, шул кадәр булыр дип уйламаган да идек. Балаларны дүрт төркемгә бүлеп укытабыз. Алар дәресләргә бик теләп йөриләр”, – дип сөйләде Искәндәр әфәндегә татар теле укытучысы Миләүшә Рәхмәтуллова.

Балалар региональ “Дуслык” милли-мәдәни татар җәмгыяте уздырган милли чараларда катнашырга да өлгергәннәр һәм арада беренче урыннар яулачылар да бар. Мәсәлән, “Шигърият дөньясында” бәйгесендә Илдар Байбеков “Тамашачы мәхәббәте призы”на ия булган. Ә апасы Аделина Байбекова  II халыкара “Мирас” татар мәдәнияте фестиваленең “Нәфис сүз” номинациясендә катнашып, “Татар-Дуслык” сайтында барган тавыш бирүләрдә шулай ук тамашачы мәхәббәте призын алган. Искәндәр Зиннур улы Аделина белән Илдарга бүләкләр тапшырып, башка балаларны да милли чараларда актив катнашырга өндәде, укуларында уңышлар теләде.

Самарада, “Яктылык” мәктәбеннән тыш, тагын бер мәктәптә татар теле укытыла башлавы, һичшиксез, шатлыклы хәбәр. Хәерле сәгатьтә башланган эш булсын!

7 санлы мәктәптә узган татар теле дәресләреннән фотосүрәтләр һәм видео өзек.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*