tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Кадаксыз йорт салып була, ләкин кадаксыз журнал яки гәзит кемгә кирәк?!

ВИДЕО: Кадаксыз йорт салып була, ләкин кадаксыз журнал яки гәзит кемгә кирәк?!

 “Юанннар көзгесе” видеосәхифәсендә “Идел” журналының сентябрь санына, “Ватаным Татарстан”,”Мәдәни җомга”, “Безнең гәзит” басмаларына күзәтү ясала. Шулай ук Алмаз Хәмзиннең вакытлы матбугат турында актуаль такмакларын да карагыз. Алар бер дистәдән артык!  Шуларның берничәсе мондыйрак:

Маладис, безнең хөкүмәт –
Зур уңышка иреште:
Миллион тиражлы “Чаян”
Хәзер өч меңгә төште.

Йөз меңле “Казан утлары”
Инде дүрт меңгә калган.
Китап елында әдипләр
Романга ун мең алган.

“Сөембикә” журналы да
Тиражга мантый алмый.
Бай хатыннар укый белми,
“Әбиләр носки ямый”.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*