tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Канада татарлары ТАССРның 100 еллыгы белән котлый

ВИДЕО: Канада татарлары ТАССРның 100 еллыгы белән котлый

Хөрмәтле милләттәшләр!

Канададагы Монреаль шәһәре “ Мирас ” татар мәдәни үзәге исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән республикабызның олы юбилее – ТАССРның 100 еллыгы белән чын куңелдән тәбрик итәм!
Без – чит илдә яшәүче татарлар, Татарстан белән бик горурланабыз!
Татарстан республикасы байрагы Монреаль өстеннән югары күтәрелә.
Безнең белән бергә Милләтләр парадында бөтен шәһәр җырлый һәм бии.
Безнең Сабантуй – Канадада иң күренекле шәһәр Сабантуе.
Безнең балалар барлык шәһәр һәм халыкара мәйданчыкларда катнаша.
Татар костюмнары һәм татар моңнары Канадада яшәүче барлык милләтләр арасында күренекле урын алып торалар.
Бүгенге республиканың җитәкчелегенә милләттәшләребезгә ярдәм итеп торганнары өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Киләчәктә дә республикабызга тынычлык, иминлек, муллык, зур үсеш һәм зур уңышлар телибез!
Барыбызгада исәнлек-саулык, шатлык, ак бәхетләр телибез!

Олы ихтирам белән
“МИРАС” татар мәдәни үзәге җитәкчесе
Зилә Дамир кызы Миргалиева
Монреаль, Канада

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*