tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Кулатка укулары” ничек узды? Бу хакта “Конгресс мөнбәре” тапшыруында Данис Шакиров сөйли

ВИДЕО: “Кулатка укулары” ничек узды? Бу хакта “Конгресс мөнбәре” тапшыруында Данис Шакиров сөйли

19 нче мартта Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы, Иске Кулаткы бистәсе Мәдәният йортында XIX Кулаткы укулары узды. Быел ул татарның милләтпәрвар улы Эдуард хаҗи Әнвәр улы Ганиевның якты истәлегенә багышлап үткәрелә. Укулар кысаларындагы “Татар зыялы байларының үткәне һәм бүгенгесе” фәнни-гамәли конференциясе мәрхүм Эдуард Ганиев рухына дога кылу белән ачылды. БТК Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров: “Киләсе елга бу укуларны Эдуард хаҗи укулары дип үзгәртсәк, берәү дә каршы килмәс дип уйлыйм,”- диде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*