tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Муса Маликов Финляндиянең татар яшьләре белән “Əниемә” спектаклен куйган

ВИДЕО: Муса Маликов Финляндиянең татар яшьләре белән “Əниемә” спектаклен куйган

Финляндия башкаласы Хельсинкиның татарлар мəхəллəсендə музыкант Муса Маликов белəн милли чəй кичəсе узган һəм “Əниемə” спектакле күрсәтелгән. Бу хакта “Татар-информ” хəбəрчесенə Финляндия төркиләре берлеге рәисе Варол Абдрахим хəбəр итте.

Финляндия төркилəре берлеге 50 елдан артык Яңа ел ялларында милли чəй кичəсе бəйрəмен үткəрə. “Быелгы кичə дə үткəн елдагы кебек балаларның каникулларына туры килде. Балаларыбыз белəн көн саен өчəр сəгать миллəттəшебез Муса Маликов репетициялəр ясады”, – диде Варол Абдрахим.

Татар мəхəллəсе хəзрəте Рамил Беляев Муса Маликов Финляндия татарларының яшь буыны – балалар һəм яшүсмерлəр белəн “Əниемə” дигəн музыкаль спектакль əзерлəгəн. “Спектакль бик уңышлы куелды. Кичəдə җырдан тыш, балаларның үз музыка уен коралларында – пианино, гитара, гармун һəм саксофонда чыгышлар булды”, – ди рəис.

Варол Абдрахим сүзлəренчə, кичəдə барлыгы 160 кеше җыелган. “Ханымнар бергəлəшеп пəрəмəчлəр пешерде, өйлəреннəн татлы бəлешлəр алып килде. Кичə гөрлəшеп, ана телебездə сөйлəшеп, матур чыгышларны карап, тəмле ризыклар өчен Аллага шөкер кылып, “Туган тел”не җырлап тəмамланды”, – ди ул.

Балалар күмəклəшеп “Яратыгыз” җырын да башкарган. “Муса Маликовның безгə килеп, балаларыбызны татарча җырлатканы өчен  рəхмəтлебез”, – диде Варол Абдрахим.

Зилə Мөбəрəкшина
tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*