tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Надир Дәүләт. Аның Ватаны – татар халкы”

ВИДЕО: “Надир Дәүләт. Аның Ватаны – татар халкы”

“ТНВ” телерадиокомпаниясенең “7 дней” иҗади берләшмәсе Төркиянең Истамбул шәһәрендә һәм Казанда төшергән бу документаль фильмда узган гасырның 30-40 елларда Кытайга, Манчжуриягә барып чыккан татар мөһаҗирләре, Ерак Шәрыктагы татар җәмгыятен оештыручылар һәм “Милли байрак” газетасын чыгаручылар язмышына бәйле вакыйгалар тасвирлана.

Икенче дөнья сугышы тәмамлангач, Харбин һәм башка Кытай

шәһәрләре Совет Армиясе кулында калгач, советлар сәясәте белән килешмәгән татар җәмгыяте лидерлары төрмәгә һәм сөргенгә җибәрелә. Гаяз Исхакый белән милли иҗтимагый эшләрне алып барган Ибраһим һәм Оркыя Дәүләткилделәр кулга алынгач, татар мөһаҗирләре аларның кечкенә улы Надирны Төркиягә алып китәләр. Ул әтисен башка беркайчан да күрми. Төрмәләр, сөргеннәр кичергән әнисе белән чирек гасырдан соң гына очраша ала. Әнисе төрмәдә чакта тапкан сеңлесе Фәридә белән Надир Дәүләт 90 елларда Казанга барып очраша. Фильмда бу тетрәндергеч вакыйгалар турында документлар, хатирәләр күрсәтелә. Яхшы күңелле кешеләр гаиләсендә үскән, милләттәшләр ярдәме белән тәрбия һәм белем алган Надир Дәүләт зур галим, яхшы тарихчы, билгеле публицист буларак таныла. Татар, төрек, алман, инглиз, кытай телләрен белгән, Истамбулда яшәгән Рәшит Рәхмәти Арат кебек күренекле галимнәрдән сабак алган Надир Дәүләт туган халкы һәм аның төрки милләтләр арасында тоткан урыны турында дистәләгән фщнни хезмәтләр, китаплар язган. Хәзер ул чит илләрдә яшәүче татар галимнәр арасында иң абруйлы шәхесләрнең берсе. Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы Надир Дәүләт бүген дә татар халкының катлаулы язмышы, милли үсеш юллары  турында уйлана. Аның фәнни һәм иҗтимагый тәҗрибәсе милли тормышка тәэсир итә ала. Фильмда Надир Дәүләтнең сеңлесе Фәридә, галимнең фәнни хезмәтләрен татар телендә Казанда бастырып чыгарырга ярдәм иткән шагыйрь һәм депутат Разил Вәлиев, галим Рузәл Йосыпов, журналист Римзил Вәлиев гыйбрәтле вакыйгалар, бу шәхеснең күпьяклы эшчәнлеге турында сөйлиләр. Төркиядә үзен кунак итеп хис итүче Надир Дәүләтнең төп Ватаны кайда соң? Фильмың сценарий авторы Илзира Юзаева фикеренчә, Надирның төп Ватаны – татар халкы. Яңа фильм милләтпәрвәр татар кешеләренең язмышы һәм шәхси сыйфатлары турында хак сүз һәм халеыбызның каһарман шәхесләренә мәдхия буларак кабул ителә. Мондый шәхесләр татар милләте өчен таяныч булып торалар. Фильмны төшерүче оператор – Андрей Кузьмин, режиссер Ринат

Юзаев, тавыш режиссеры – Константин Илларионов, ут куючы – Кирил Мальцев, Оркыя ролен Рәшидә Сафиуллина, яшь Надир ролен Ирек Гыйләҗев башкаралар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*