tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Очрашу урыны-Казан” тапшыруында Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин

ВИДЕО: “Очрашу урыны-Казан” тапшыруында Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин

“Очрашу урыны-Казан” тапшыруына ни өчен Азнакай районы башлыгы чакырылган дигән сорау тудымы? Чөнки Марсель Шәйдуллин үзе җитәкчелек иткән районның тарихын мәңгеләштерү эшендә башлап йөрүчеләрнең берсе. Авыллар тарихын, шул тирәлектән чыккан кешеләр исемнәрен гасырлар аша яшь буынга калдыру – төп бурычларның берсе дип саный.

Азнакайлылар үзләре чыгарган китапларны Бөтендөнья татар конгрессына килеп тә тәкүдим итте. Әлеге видеоязмада район башлыгы тарихи китапларны ничек туплаулары, ни өчен бу эшкә алынулары һәм югалган авылларны барлау эше хакында сөйли. Алар хәзерге вакытта 30га якын китап бастырып чыгарган. Ә алга таба планнары нинди? Видеоязманы карарга тәкьдим итәбез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*