tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Олимпия чемпионы Алинә Заһитова татарларның көчле милләт булуы турында сөйли

ВИДЕО: Олимпия чемпионы Алинә Заһитова татарларның көчле милләт булуы турында сөйли

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Мәскәү Сабан туенда катнашкан, дип яза sports.ru.

Алинәне сәхнәгә чыгарып, истәлекле бүләкләр тапшырганнар. Кыз, үз чиратында, бәйрәмне оештыручыларга һәм җанатарларга үзенең рәхмәтен әйткән.
– Мондый матур бәйрәмдә катнашуыма бик шатмын. Мөселман кызы булуым белән мин горурланам. Татарларның көчле милләт булуын беркайчан да онытмаска кирәк. Олимпия уеннарында минем өчен җан атып торганыныз өчен рәхмәт. Минем бөтен җиңүләрем һәм бүләкләрем Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән, шулай ук тренерым һәм әти-әнием булышлыгы белән, – дигән ул.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*