tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Рафис Борһанов: “Дистанцион уку 2-3 көн эчендә җайлашыр”

ВИДЕО: Рафис Борһанов: “Дистанцион уку 2-3 көн эчендә җайлашыр”

Шушы көннәрдә югары уку йортлары, көллият студентлары һәм мәктәпләрдәге 433 мең укучы дистанцион укуга кереште. Дистанцион уку платформалары зур йөкләнешне күтәрә алмау сәбәпле, проблемалар булгалаган. Мәгариф һәм фән министры бу проблемаларны тиз арада хәл ителәчәген әйтте.

“Безнең укытучылар да бер көн эчендә күп нәрсәгә өйрәнде. Ике-өч көн эчендә без элемтәне нормаль хәлгә кертербез дип ышанам”, – диде Рафис Борһанов.

Шулай ук министр, проблемаларны хәл итүдәге ярдәмнәре өчен, ата-аналарга рәхмәтен белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*