tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары / ВИДЕО: “Сандугач” татар халык җыр ансамбле

ВИДЕО: “Сандугач” татар халык җыр ансамбле

“Сандугач” татар халык җыр ансамбле 25 ел буе Төмән өлкәсенең Ялуторовск шәһәрендә эшләп килә.  Өлкәдәге бернинди милли чара да аларның катнашыннан башка уздырылмый. “Уйнагыз, гармуннар”, “Дуслык күпере”, “Искер җыен”, “Түгәрәк уен”, “Көзге Иртыш моңнары” (Казахстан) һ.б. 25 ел буе тупланган репертуарда җирле себер татарларының халык җырлары, мөнәҗәтләр, бәетләр, авторлык һәм татар композиторлары җырлары.  Ансамбльнең музыканты Надежда Ивановна Мальцева. Рус милләтеннән булган бу ханымның күзләре яхшылап күрми. Әмма шуңа да карамастан ул профессиональ баянчы һәм 23 ел буе ансамбль белән бергә татар милләтенә хезмәт итә. Ансамбльнең җитәкчесе Зөһрә ханым Кожевниква.

Кунаклар Казан буенча сәяхәт итте. Казан Кремлендә булып, Кол Шәриф мәчетендә догаларын укып, татар мәркәзенең тарихи һәм истәлекле урыннары белән танышты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*