tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Шагыйрә, язучы, автор-башкаручы Гөлнур Айзат үзенең юбилей кичәсен уздырды

ВИДЕО: Шагыйрә, язучы, автор-башкаручы Гөлнур Айзат үзенең юбилей кичәсен уздырды

Шагыйрә, прозаик, публицист Гөлнур Айзетулова (Гөлнур Айзат) Татарстанның Апас районы Иске Әнәле авылында туган. Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укыган елларында Мөхәммәт Мәһдиевнең «Әллүки» иҗат түгәрәгендә каләм чарлый, «Әдәби сүз» газетасында алмаш мөхәррир була. «Идел» яшьләр журналына актив яза. 1982 елда тормышка чыгып, Буа төбәгенә кайта.
1982-2016 елларда Буа районының Кырыксадак, Янтуган, Ташкичү һәм Буа шәһәренең А.В. Луначарский, академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпләрендә директор урынбасары булып эшли, татар теле һәм әдәбияты фәнен укыта. Иҗаттан да аерылмый. «Бәхет гөле», «Өч мизгел» «Бәхетле бул!», «Күз яше ачы була», «Әманәт», «Күңел аҗаганнары», «Бәхет кошы», “Саф чишмә”  кебек китаплар авторы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*