tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: ТАССРның 100 еллыгына шагыйрә Йолдыз Шәрәповадан шигъри бүләк

ВИДЕО: ТАССРның 100 еллыгына шагыйрә Йолдыз Шәрәповадан шигъри бүләк

Балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова 1962 елның 10 апрелендә Татарстанның Буа районы Яңа Тинчәле авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы әнисе белән әбисе тәрбиясендә уза. 1979 елда Яңа Тинчәле урта мәктәбен тәмамлап, укуын Казан дәүләт университетының филология факультетында дәвам иттерә. 1984 елда университетны тәмамлап, «Ялкын» журналында әдәби хезмәткәр, аннан Биектау район газетасында корректор булып эшли. 1986 елдан ул — «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы хезмәткәре була, редакциянең әдәбият бүлеген җитәкли. 2016 елдан ул “Шәһри Казан” газетасында эшли. Иҗатs Йолдыз Шәрәпова — әдәби иҗатын тулысынча балалар шигъриятенә багышлаган каләм иясе. 1994 елда аның «Антенналы бәрәңге» дигән беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә һәм китап укучылар арасында үткәрелгән «1994 ел китабы» конкурсында икенче урынны яулый. Хәзер Йолдыз Шәрәпова — балалар күңеленә хуш килгән унбиш китап авторы. Аның балалар психологиясен нечкә тоеп, дөньяны тану-кабул итүдә бала аңындагы индивидуаль үзенчәлекләрне аңлап-белеп, үз күңеле аша уздырып, йөгерек тел белән язган шигырьләрендә юмор да, гыйбрәт тә, моңсулык та табигый рәвештә бергә үрелеп бара. Шагыйрә 2002 елда республика журналистларының «Бәллүр каләм» бүләгенә, ә 2004 елда балалар әдәбиятындагы хезмәтләре һәм «Колаклы коймаклар» китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге бүләгенә лаек булды. 2012 елда аңар «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» исеме бирелә.

intertat.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*