tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: ТАССРның 100 еллыгына язучы Вакыйф Нуриевтан иҗади бүләк

ВИДЕО: ТАССРның 100 еллыгына язучы Вакыйф Нуриевтан иҗади бүләк

Конгресс сайтында ТАССРның 100еллыгына багышланган сәхифәбезне шигырьләр белән генә түгел, проза әсәсрләре белән дә дәвам итәргә булдык. Язучы Вакыйф Нуриев “Әбиемә әфлисун” повестеннән туган як турында өзек укый. Каләм иясенең чыгышларын алга таба да тәкъдим итәчәкбез.

Балалар язучысы һәм журналист Вакыйф Вәкил улы Нуриев 1958 елның 17 августында Татарстанның Арча районы Сеҗе авылында туа.
Ул авылда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1975 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Бишенче курста укыганда ук, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. Университетны тәмамлагач, «Яшь ленин­чы» газетасы редакциясенә хәбәрче булып килә. Соңрак биредә җаваплы сәркәтип, баш мөхәррир урынбасары вазифаларын башкара. 1987-1990 ел­ларда В.Нуриев — Татарстан китап нәшриятында сәяси-тарихи әдәбият редакциясе мөдире хезмәтендә.

1990 елда В.Нуриевны яңа оешып килгән «Шәһри Казан» газетасына эшкә чакырып алалар. Биредә ул әүвәл бүлек мөхәррире, аннары 1 995 ел­дан 2000 елга кадәр газетаның баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 2000-2007 елларда Вакыйф Нуриев — «Салават күпере» һәм «Сәхнә» журналларының баш мөхәррир урынбасары хезмәтендә. 2007 елдан ул — Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары.
Журналист булу өстенә В .Нуриев матур әдәбият бабында да үзенең иҗади сәләтен күрсәткән каләм иясе. Ул — кече һәм урта яшьтәге балаларга атап язган дистәләрчә хикәяләр авторы. Узган гасырның сиксәненче елларыннан башлап аның хикәяләре көндәлек матбугат битләрендә, башлангыч мәктәпләр өчен чыгарылган уку китапларында, хрестоматияләрдә, күмәк җыентыклар­да даими басыла килә.

1991 елда әдипнең Татарстан китап нәшриятында — «Бүре кадәр бүрек», 2003 елда «Салават күпере» китапханәсе сериясендә «Җәйгә кайда рәхәт?» исемле ике хикәяләр китабы нәшер ителә.

XXI гасыр башында Вакыйф Нуриев күләмлерәк әсәрләр иҗат итүдә дә көчен сынап карый. 2006 елда аның бер-бер артлы өч повесте: «Казан утлары» журналында — «Җиденче палата», «Идел» дә — «Карга карагы», «Сабантуй» газетасында «Әбиемә — әфлисун» повестьлары дөнья күрә. 2007 елда алар «Җиденче палата» исеме белән Татарстан китап нәшрия­тында басылып чыга һәм укучылар тарафыннан яратып кабул ителә.

Ул — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язу­чылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе. В.Нуриев — 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*