tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Татарларны хөрмәт итүче губернатор

ВИДЕО: Татарларны хөрмәт итүче губернатор

Ульяновск өлкәсендә 150 меңнән артык татар яши һәм алар үзләрен туган җирендәге кебек хис итә. Моңа 7 нче декабрьдә Россиянең татар журналистлары форумына барган матбугат вәкилләре дә инанып кайтты.

Чагыштырып карасаң, бүген Ульяновск өлкәсе татар чаралары иң күп уздырылган төбәкләрнең берсе. Кемдер ышанмас та, аларның күпчелегендә катнашырга губернатор Сергей Морозов үзе килә. Мөхтәриятнең шулай шаулап-гөрләп яшәве, милли йөзебезне саклауга зур өлеш кертүен дә җитәкчелекнең теләктәшлеге белән бәйләп булыр иде. Ике төбәк җитәкчелеге дә даими очрашып тора һәм чын күршеләр кебек аңлашып яши.

Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозовның ни өчен татарларга карата игътибары бик зур? Бу хакта “Яңа гасыр” каналындагы “Адымнар” тапшыруында әзерләнгән сюжеттан белә аласыз.

Видео: ТНВ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*