tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Тубыл шәһәрендә яшәүче милләттәшләребездән ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан котлау

ВИДЕО: Тубыл шәһәрендә яшәүче милләттәшләребездән ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан котлау

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәге котлауларын юллый.

Күп еллар Бөтендөнья Татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә эшләдек. Без Казанга барган саен, Татарстанның үсешен күреп, мәркәзебез Казанның елдан-ел матурайганына сокланып, дулкынланып, уңышлары белән горурланып кайттык. Татарстан республикасының  күпмилләтле халкы өчен оештырылган чаралары безнең өчен дә үрнәк.

Тубыл шәһәрендә милли бәйрәмнәребез Сабантуйларында, милли мөһим вакыйгаларыбызда ел саен Татарстаннан килгән артистлар катнаштылар. Киләчәктә дә бергә һәм бердәм булырга язсын. Татарстаныбызга яңадан-яңа уңышлар телибез.

Себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Г.Х.Ташкеева

Бу котлау теләкләренә Тубыл шәһәрендә оешкан “Ак калфак” иҗтимагый татар хатын-кызлар оешмасы да кушыла.
Зур уңышларга ирешкән Татарстаныбызны тарихи вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз. Без бай тарихлы татар халкы булганыбызга горурланабыз, киләчәктә дә тынычлыкта, бердәмлектә яшәргә, яңадан-яңа уңышларга ирешергә язсын.

А.Ә.Юнысова

Юбилеең белән, Татарстан!

Татарстан Республикасын котлыйм
100 еллык юбилее белән.
Яңадан-яңа үсеш-уңышлар,
Ихлас теләк Себер иленнән.

Без дәүләтле, дәүләт теле булган,
Гасырлардан килгән зур халык.
Һәрбер яктан үсешкә ирешкән,
Татарстанда бүген зур шатлык.

Олы бәйрәм бу татар халкына,
Шау-гөр килә Казан каласы.
Һәрчак яшик бергә, бер милләттә,
Без бит горур татар баласы!

Сөнгатулла Бекенин