tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары / ВИДЕО: “Тукайга хат”

ВИДЕО: “Тукайга хат”

Тукайга хат.
Башкалада минем булганым бар.
Эзләреңнән синең йөргәнем бар.
Кырларыңны, Тукай, күргәнем бар.
Урманнарың гизеп йөргәнем бар.

Казаныбыз сине онытмаган,
Эзләреңне, Тукай, суытмаган.
Газиз исмең, Тукай, югалмаган,
Шигырьлэрең көче, сүрелмәгән.

Кырлай хәзер, Тукай, үскән инде.
Габдулласын һаман сагына!
Урманыңда һаман хәтфә юрган,
Чәчкәләре ал да гөл генә.

Кошлары да, чук-чук килә әле,
Апуш йөргән алан шушы, дип
Аллы-гөлле гөлләр һәм гөлҗиләр
Боегалар, Тукай килми дип.

Шүрәле тик, никтер күренмәде
Әллә киткән булган балетка?
“Былтыр”ы да шунда бии бугай,
Әхмәт ага салган калыпка.

Рәнҗеп ятма, Тукай, сине онытмадык.
Сабый чактан сине беләбез.
Җырларыңны җырлап үстек синең,
Шигырьләрен яттан өйрәндек.

Тыныч йокла, шагыйрь, гасырлардан
Гасырларга күчәр исемең
Милләтемә рухи азык бирә
Һәрбер язган синең шигырең.

Халимов Ринат Тазетдинович, Азнакай

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*