tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Яңа Чишмә районы Зирекле авылында яшәүче хезмәт ветераны Мидхәт Газыймов әфганчылар исемнәрен мәңгеләштерү эшләре хакында

ВИДЕО: Яңа Чишмә районы Зирекле авылында яшәүче хезмәт ветераны Мидхәт Газыймов әфганчылар исемнәрен мәңгеләштерү эшләре хакында

Әлеге видеоязма герое- Мидхәт Газыймов. Ул тумышы белән Яңа Чишмә районының Зирекле авылыннан. Туган ягында абруйлы кеше. Торган җире, авылының тарихын мәңгеләштерү, аны яшь буынга мирас итеп калдыру өчен янып йөрүче шәхес. Мидхәт Газыймов тырышлыгы белән заманында авылда халык иҗаты һәм көнкүреше музее да барлыкка килә. Хәзер анда төрле кичәләр, семинарлар оештырыла.

Мидхәт Газыймов – хезмәт ветераны. Видеоязмада ул кайнар ноктада сугышкан, шулай ук анда һәлак булган авылдашлары, якташлары истәлеген авыл музеенда ничек мәңгеләштерүләре, нинди эшләр башкарулары хакында сөйли. Китап та бастырып чыгарганнар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*