tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Яңа Чишмә районы Зирекле авылындагы халык иҗаты һәм көнкүреш музее хакында

ВИДЕО: Яңа Чишмә районы Зирекле авылындагы халык иҗаты һәм көнкүреш музее хакында

Бу репортажда Зирекле авылындагы халык иҗаты һәм көнкүреш музее белән таныша аласыз. Зирекледә яшәгән бер генә кеше дә игътибарсыз калмаган. Мондагы мәгълүмат белән бер көндә генә танышып бетерерлек түгел. Ә бай тарихны барлаучы кеше- Мидхәт Газыймов. Видеоязмада сез аның үзе белән дә танышырсыз.

Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар, кайнар нокталарда булган ир-егетләр, авылның тырыш хезмәтчәннәре, шигырҗләр иҗат итүчеләр- музейда барсы хөрмәтенә китаплар бастырып чыгарылган. Мидхәт Газыймов бәетләр җыю белән дә шөгылҗләнә. Өлкән яшҗтә булуына кармастан, ул бүген дә тарих битләрен яңа фактлар белән тутыру өчен янып яши.  Видеоязманы карагач, шундый тынгысыз кеше сезне дә битараф калдырмас. Рәхим итегез!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*