tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Язучылар Татар халкының үсеш стратегиясе хакында фикер алыша

ВИДЕО: Язучылар Татар халкының үсеш стратегиясе хакында фикер алыша

Татар язучылары Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Татар халкының үсеш стратегиясе хакында фикер алышты. Әлеге видеоязмада шул очрашуда яңгыраган фикерләр тупланган. Каләм ияләре документның эскизы белән сайт аша инде танышканнар. Шуңа күрә тәкъдимнәрен дә алдан ук туплап килгәннәр. Яңгыраган фикерләр арасында – татар гимназияләрен ачу, милли университетны аерым булдыру, милли педагоглар әзерләү кебек тәкъдимнәр яңгырый.

Стратегияне төзегәнче, татарның үткәнен анализларга кирәк, дигән фикерне дә алга сөрә язучылар. Очрашуда  стратегия буенча халык арасында оештырылучы зональ утырышларда катнашырга теләкләре барын да җиткерделәр. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашында каләм ияләре белән узган сөйләшү хакында тулырак әлеге видеоязманы карап белә аласыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*